КАЗАН

КАЗАН
Мин булган идем анда бермəлне,
июль көннəрендə
Табигать, фонтаннар, биналар һəм халыклар –
сəламлим сезне!
Мəңгегə күӊелдə калдырырлык булсын өчен
Бервакыт булса да булырга кирəк:
Татар миллəтемнең татлы җырын кебек
Яратам мин Казанны.
 
Шушы шəһəрдə күп матурлыклар:
Мəчетлəр, чиркəүлəр, табигать,
Борыңгы биналар, манаралар, фонтаннар.
Һəр алсу вакытта миңа тоелды
Һəр нəрсəгə җан керə күз алдыбызда,
Безне тартып алып.
 
Күңел ирешə монда күктəге биеклəргə.
Анда зəӊгəр юл Иделнеӊ һəм Казан елганыӊ.
Шуныӊ өчен мин яратам шушы
урамнарны һəм паркларны,
Яратам мин Казанны.
 
Мин бəхетле булдым сезнеӊ белəн,
тарихи урыннар!
Биш ел үтте: лəкин инде сагынам сезне.
Уфадан шушы калага хəтле
Оча җиңел тавышым.
Һəм искə алып шуны шатлана күңел,
Лəкин менə яңадан кабатлана хыял...
Яратам мин Казанны.