Авылга (на татарском языке)

Авылга (на татарском языке)
Җырлыйм синең турында мин,
Гүзәл туган ягым.
 
Мин йөгерер идем киң басу буйлап,
Кайтыр идем авылыма шәһәрләрне урап.
Керер идем әткәм йортына һәм әйтер идем,
Мин сагындым сезне шундый, шундый сагындым.
Урар идем урамнарны бала чактагы кебек,
Менәр идем тауларына яшь колындай йөгереп.
Карар идем авылыма мин шушы биеклектән,
Кычкырыр идем дөньяга: “Бу ирекне мин көткән”.
Төшәр идем су буена, атар идем мин ташлар,
Язлар җиткәч, күптән бөдрәләнгәндер таллар.
Барыр идем болыннарга, без көтү көткән җирләр,
Элек чиксез кебек иде, хәзер исә кечерәйгән.
Сулар идем күкрәк тутрып мин авылым һавасын,
Ходай безне шул бәхеттән, шул шатлыктан аермасын.
 
Җырлыйм синең турында мин.
Гүзәл туган ягым.
Чит-ят җирдә мин йөргәндә,
Сине сагынамын.
Көтә мине туган авлым,
Көтә мине өем.
Кайтам сезгә, юлга чыктым
Мин перронга килдем.
 
Безнең авылдан чыкмаган олы галимнәр,
Җырчылар да юк аннан, олы кешеләр.
Ләкин барбер миңа якын аның гавәме,
Мин үзем бит аның бөртеге, аның дәваме.
Үткәннәргә күз салсаң, олы тарихы.
Шуны безгә хәтерләткәндәй тора таш сын.
Сугышларга алып киткәннәр аның улларын,
Кайтмаганнар алар кире, көткән ярлары.
Сагнып кайтыр җирең булу олы бәхет шулай да,
Дәшә кебек миңа бабам “Безне син онытма!
“Монда синең нәсел җебең, син бу як баласы
Кая гына атласаң да, шуның белән барасы”.
Алмагачларың күптән юк, калды бары исемең
Мин шуларны уйлап кайтам, әле безгә юл озын.
Каршы алыр мине каеннар, әгәр киселмәгән булса
Юлга чыктым, чыктым күптән, кайтам туган авлыма.