ГӨЛЗИФА

ГӨЛЗИФА
Яландагы ялгыз каендай,
Ятим үскән балакай,
Гөлзифа аның исеме,
Юк янында бер кеме.
 
Калган безнең авылда,
Тилмерә җил давылда.
Торыр җире юк аның,
Яшәүнең күрә зарын.
 
Юк янында туганнары,
Каршы ала торганнары,
Куна чакырган җирдә,
Кемдер сәдака бирә
 
Исеме аның Гөлзифа,
Бәләкәй тик ул буйга,
Булмаса да буе зифа,
Күңеле пак һәм чиста.
 
Гөлзифа йори тилмереп,
Һәр йортның хәлен белеп,
Мунча керә бер җирдә,
Аш ашый икенчедә.
 
Укымаган, хөзмәт белми,
Сәер кыз булып йори,
Еллар үтә, картлык килә,
Колхоз аңа йорт бирә.
 
Ярата бик аны халык,
Матур әйтә ул бәет,
Мөнәҗәт тә укый ул,
Тавышы моңлы, матур.
 
Аның моңлы бәетен,
Тыңлар идем һәр көн,
Гөлзифа юк инде күптән,
Моңсу, чыкмый ул истән
 
02.04.2016 ел