Көтә юллар

Көтә  юллар
Көтә юллар
Һәр кешенең бәхет юлы була
Үз бәхете белән һәр кем туа
Тик үз юлын кеше сирәк таба
Күп юллардан үзеңнекен аерып кара
 
Безнең гомер бер мизгел генә
Һәр мизгелнең кадерен бел генә
Тәмен татып яшик дуслар бергә
Ходай бирә бәхет-шатлык безгә
 
Тормышның кадрен белсәң
Ашыкмассың башка бүтән
Бала чагың, яшьлек таңың
Кабатланмас үткән чагың
 
Тик кирәкми кабатлану безгә
Чын бәхетләр һәрчак була алда
Яратышып яшик мәнге җирдә
Курыкмыйча, карамыйча артка
 
Көтә юллар
Яңа юлда ямь , тэм табамын
Озын юлны кыска итеп барамын
Кышкы юллар авыр булса булсын
Көннәребез шатлык белән тулсын
 
15.06.2017