Таш астыннан үсеп чыккан

Таш астыннан үсеп чыккан
Үсеп чыккан таш астыннан,
Ямь табасың һәр мизгелдән,
Авырлыкны үтәсең шаярып,
Миңа әйтә, дустым елмаеп.
 
Әти безне бик яратты,
Авырлыкны бик күп татты,
Зур гаиләдә бай үсмәдек,
Кайгы хасрәт без белмәдек.
 
Укып дипломнар алдык,
Чын кеше булып калдык,
Күрдек тырмышның бар ягын,
Агын сирәк, күберәк карасын.
 
Авырлыклар очратсаңда,
Көчле бул, югалып калма,
Абынсаңда, сөрлексәңдә,
Нык басып тор, егылма.
 
Мин тырмышка бик рахмәтле,
Җир йозендә яшәү ямле,
Бик шатланам һәр мизгелгә,
Туган айга, яңа көнгә.
 
30.01.2016 г