Татар моңы
Татар моңын тыңлаганда,
Өзгәләнә үзәгем,
Җырлар җырлый башлаганда,
Телгәләнә йөрәгем.
Туган телем, туган моңым,
Тыңлыйсы гына килә,
Минем изге туган телем,
Җыр булып ишетелә.
Еракларга китеп барсам,
Туган җирне сагынам,
Туган телне ишетмәсәм
Мин уйланам, моңланам.
Күп дөньяда матур җирләр,
Туган җиргә җитәлми,
Күп көчлеләр һәм батырлар,
Татар батырын җиңәлми.
Туган йортым, үскән җирем,
Сез һәр вакыт уемда,
Яшли ишетеп үскән җырым
Йөрәгемдә, моңымда.
28.01.2016г
Отзывы
grslad28.01.2016
А перевод на русский язык где?
Азизова Венера28.01.2016
Нужен перевод? Организую! Спасибо за отзыв!
grslad29.01.2016
Только ссылку пошлите пожалуйста.
Азизова Венера29.01.2016
ok!

