ДУСТЫМА

ДУСТЫМА
Ялгыш булмый очрашулар,
Языла алдан язмышлар,
Рәхмәт сиңа язмышым,
Дустым белән очраштым.
 
Дустым минем бик түземле,
Уңган, булган, киң күңелле
Бар эш кулыннан килә,
Кеше хәлен сизә, белә.
 
Ул булганга мин күп еллар,
Йөртә алам машиналар,
Авыр булса хәл-әхвалем,
Аннан сорыйм киңәшләрем.
 
Рухы аның нык, көчле,
Хөзмәте авыр, изге,
Чын ир бәхете телим
Башка чын дус мин белмим.
 
02.04.2015