СИҢА ӘЙТЕР СҮЗЕМ БАР

СИҢА ӘЙТЕР СҮЗЕМ БАР
Сагынган вакытларда
Күз яшьләрем тама яңгырдай.
Күзләремнән аңла йөрәгемне -
Күзләрем әйтер барысын.
 
Йөрәк ярасына вакыт дәва диләр,
Йөрәк ярасына юк шул дәвалар,
Вакыт үткән саен мәхәббәт белән алар
Тирәнәя генә баралар!
 
Менә тагын сиңа киләм инде.
Яратам, бик яратам диеп дәшәргә.
Ярдәм эзләп өзгәләнгән күңел
Һич ышанмый синнән башкага....
 
Бирмә, зинһар, мине беркемгә дә,
Бирмә хәтта үлемгә.
Саф назларың белән
Бәйлә мине йөрәгеңә.
 
Син диеп тибә минем йөрәк.
Мин яратам, бик яратам сине, кадерлем!
Миңа бары син генә кирәк,
Урын юк анда башкага....