КҮБӘЛӘК

КҮБӘЛӘК
«Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәнә микән....»
(татар халык җыры)
Яңа ел төнендә,
Айсыз төндә күрәм мин төш:
Икәү бергә синең белән очканны,
Ике күбәләк кебек,
Без икебез бер язмыш булганны.
 
Ничек кар күбәләкләре кебек
юкка чыгалар,
Өлгермичә җиргә кунарга,
Шулай хыяллар кайчак атып бетәләр,
Бер дә атмаганнарын онытып.
 
Күбәләк җиргә куна,
Җирдә булгач аның почмагы.
Саф мәхәббәт күбәләгем,
Син хыялым ялкыны,
Сиңа ашкына күңелем.
 
Күбәләкләр кебек таралырлар хыяллар.
Дәшмичә интегер йөрәгем -
Үзгәрер өчен яхшыга соңыннан,
Искә алыр өчен соңыннан.
 
Уласын җил һәм еласын кар бураны,
Сагынып төнге суыкта.
Син минем өчен көньяк махаоны -
Яктылык һәм соклану тик синдә!