ЯҢА ЕЛ РОМАНСЫ

Серле җавап җəзасы белəн тулы
Минем юлларым.
Күклəрдə булган йолдызлык
Таба алмыйм…
 
Яшерə күӊел сусавы
Үз мəӊгелек чакыру тавышын…
Һəм җəлеп итə мине ераклык…
Еракка, офык читенə.
 
Лəкин ышанам мин вəгъдə өметенə,
Алга карыйм.
Алга карыйм да таӊны көтəм.
Һəм ул килер…
 
Бөтен нəрсə хəрəкəт итə,
бөтен нəрсə үзгəрə…
Сəгатьлəрдə кузгалалар
сəгать теллəре.
Бер ел икенчесенə бервакыт күчеп килə
Бөтен котыпларда һəм киӊлектə.
 
Яӊарды яӊа гасырдан
Дөньябыз кабат.
Очып китсеннəр иде
акыллы сүзлəр,
Чəчəк атсыннар иде
ышаныч һəм мəхəббəт.
 
Гасыр башта юкка чыга,
Кеше намуслы булыр алдыннан.
Бəхеттə безгə, яхшылыкта,
ышанычта
Яшəргə иде Яӊа гасырда!
 
Минем мəхəббəтем, кош сыман,
Кабат югары күтəрелə,
Һəм уйга бирелгəне килеп чыгар,
Эрерлəр алдымда киртəлəр.