ШӘФКАТЬСЕЗЛЕК

Алтын мəдəният нуры
сүнгəндə
Терелтə торган акыл
хəлсезлектə тына,
Кеше рухы шул чакта
тагын ваклана
Һəм вафат була зарыктыргыч
кайгыртулы юкбар эшлəрдə.
Шул чакта хайван куркуы
халыкны каты алып бара,
Кимчелек һəм ярсу йөрəклəрендə арта,
Һəм кыргый куркынычы белəн
яман көчсезлек тулган.
Максатсыз һəм юлсыз алар
йөрилəр наданлыкта.
Шул чакта көенеч белəн
үзгəртелгəн җиһан үлə
Һəм кайгы-хəсрəт китерə ул
коллыкка төшкəн халыкка
Җирдə юк гаделлек, юк гайрəт…
 
Бөтен нəрсə череп бетте, сатылды
һəм хыянəт ителде,
Искергəн җиһан тирəн упкын өстендə
асылынып тора,
Табигать үлə башлады һəм хəзер
тəкъдир ителə
Безгə барыбызга бергə җимерелеп
аска төшәргə.
Лəкин күрəбез: берəү нидер тѳзеп сала;
Дус кайгыда ярдəм кулын суза,
Кояш карый күк йѳзеннән –
Димəк, дѳнья əле бетмəгəн.