ЯҢА ЕЛ ҖЫРЫ

Бөтен яманлыкны калдырыгыз
үткəн елда,
Ә усаллыкны һəм көчсезлекне –
күзгə күренмəс төшлəрдə,
Бəхет һəм шатлык эзлəгез бүген,
Ә бүгенге вакыт безнең кулларда.
Кайда без бар шушы сəгать –
Үткəн эшлəр нəтиҗəсе.
Барысы да бездəн тора:
Җəһəннəм тирəли əллə җəннəт.
 
Иске ел китə.
Вакыт калды аз гына.
Яхшы фикерлəр очырыгыз күккə
Онытыгыз яманлыкны, яхшылыкны
Күңелдə калдырыгыз мəңгегə, озакка.
Булсын берəү һəр əйбердəн кадерлерəк.
Тѳн уртасында якты йолдызга
Ак хыялларны кирәк теләргә;
Яхшылыклар һәрвакыт эшләргә.
 
Белергə мөһим аны, шул ачкыч
Нибары безнең кулларда,
Акыл күəтле икəнен,
Көч булганын сүзлəрдə.
Һəм кайтырга бары тик шунда,
Кайда күӊелеӊ сине тарта,
Һəм бервакыт язмыш
Хыял белəн сиӊа елмаер.
 
Иске ел китə.
Вакыт калды аз гына.
Яхшы фикерлəр очырыгыз күккə
Онытыгыз яманлыкны, яхшылыкны
Күңелдə калдырыгыз мəңгегə, озакка.
Булсын берəү һəр əйбердəн кадерлерəк.
Тѳн уртасында якты йолдызга
Ак хыялларны кирәк теләргә;
Яхшылыклар хәрвакыт эшләргә.