Издать сборник стиховИздать сборник стихов

МӘДӘНИЯТНЕҢ ҮЛЕМ АЗАБЫ

Халык төркеме эзли урын
кабер өчен
Күмəр өчен хөрмəтне,
зур сəлəтне һəм табигатьне.
Ил байлыгын талый саран кеше,
Россия хəерчелəнде һəм шуны
күрəбез халыктан.
 
Ә мəдəният үлем тынычлыгына күнекмəде
Һəм ярата кояш яктылыгын.
Әгəр китерсəлəр аны мəрхүм хəлгə,
Димəк яӊартырга кирəк аны миллиард елга.
 
Яӊгырамый хəзер симфониялар,
Күӊел романслары һəм назлы опералар
Ишетелми көннəн-көн.
Башландылар явыз үлем азаплары еллары,
Яна торган җəһəннəм ялкыны белəн.
 
Минем күӊел, белəсезме, авырый,
Башка турында, күӊелдəге май турында.
Кемдер, мөгаен, шулай да əйтер:
«Курыкма, мин тырышырмын
бүлəк итəргə сиӊа оҗмахны».
 
Һəм шул чакта, кызарып əрнүдəн
Мин пышылдап акрын гына əйтермен:
«Китермен синеӊ белəн».
Һəм булырбыз без тантаналы иректə.
Каршыбызда зəӊгəрлəнсен бəрмə дулкын.