КАЗАН ҖЫРЫ

Мин ишетəм назлы елга пышылдавын…
Югалды айныӊ гəрəбə яктысы…
Күк йөзе очсыз-кырыйсыз капламы белəн
Яшерде йолдызларныӊ азакы эзлəрен…
Төшлəр шəүлəсе аркылы түзəлмичə
Балкый алсу кояш чыгышы
Һəм Казан елгасы шаян дулкындай
Иркəли төн тəмамланып килгəнен…
 
Табигать, фонтаннар, биналар
һəм халыклар! Сәламлим сезне!
Булсын өчен мəӊгегə күӊелдə калдырырлык
Бервакыт гына булырга җитә.
Гүзәл кала татлы көй сыман!
Табигатькә һәм мәдәнияткә бай якларны
мин яратам,
кайда исәпсез күп ярашлык!
 
Нинди гүзәл тойгы мәхәббәт!
Кайчан анлыйлар бер-берсен, сүзсез,
Кайчан уйларыбыз бүленмəс агым,
Ә йөрəклəребез сүнмəс,
тоныкланмас ялкын.
 
Яшерə күӊел сусавы
Үз мəӊгелек чакыру тавышын.
Һəм үзенə тарта мине ераклык…
Ерак җирлəргə.
 
Һəм менə таша шатлык елгадай,
Чəчəк ата, бəйрəм итə, балкый мəхəббəт
Һəм бəхет төшə искиткеч матур күклəрдəн
Зур могжизалар сандугачы булып.
 
Һəм тиз агымлы елга көйлəрен
Мин инде ишетəм ерактан;
Шушы мəӊгелек моӊнан
Кояштан кебек якты җаныма.