ТУГАН ЙОРТ

Үстөк без зур гәиләдә,
Күршеләр белән дус, бергә,
Тигезлеген күреп гәиләнең,
Ялан аяк чаптык җәйләрен.
 
Юк иде уенчыклар бездә,
Кайгырмадык аның өчен бердә,
Ясадык үзебез чүпрәк-чапрактан,
Остарды уй, кулыбыз хезмәттән.
 
Үсеп җиттек без, таралдык,
Төрлебез терле якка,
Укыдык, балалар үстердек,
Нык торабыз аякта.
 
Үзебез хәзер олыгайдык.
Әти, әниләр инде юк,
Киттеләр мәңгелеккә,
Урыннары җәннәттә.
 
Буш калды туган йортыбыз,
Авылда без тормыйбыз,
Яши анда инде башкалар,
Үстерәләр кызлар, малайлар.
 
Буш торса туган өебез,
Булыр иде бик күңелсез,
Буш йортка керү уңайсыз,
Яшләр ага күздән чамасыз.
 
Булсын безнең йорт һәрвакыт,
Яшәсен анда өмет, шатлык,
Булсын урын кайтып керергә,
Йортыбызның хәлен белергә.