БӘХЕТЕҢНЕ ЭЗЛӘ
Бик теләсәң теләк кабул була,
Бәхет вак-вак шатлыктан тора.
Арасында кайгы очраса ялгыш,
Елмаеп уз, күрмәмешкә салыш.
Һәр кемнең яры, үз кешесе була,
Тик сиңа тиң, охшаш булып туа.
Җиңел булмый үз ярыңны табу,
Ошан, кирәк бары тырыш булу.
Гомер юлы җиңел булмый гел,
Үз юлыңны төзе, тырыш бул,
Мәхәббәт - гомернең саф чәчәге,
Шатлыгы, бәхете һәм киләчәге.
Уфтанма, туктама, алга атла,
Бәхетем юк диеп елап ятма.
Ваклама бәхетеңне, югалтма,
Эзлә, уйлап эшлә, кадерләп сакла.
6.12.2014г