ОКТЯБРЬ (tat.)

ОКТЯБРЬ (tat.)
Кѳз. Һәм яңадан яфраклар…
Сары яфраклар әйләнәләр,
Аның алтын яфраклары
Кагылмыйча алмый минем җаныма.
 
Сез беләсезме…
Бу кѳз октябрь аенда шундый назлы
Һәм аңа шундый күркәм булырга
матурлык җитә,
Серле булырга… Һәм, тоела,
Ул бәхетле мине итә…
 
Күзләремдә ялкыннарын чагылдыра да,
Сирәк әйләнә яфрак коелуы.
Салкынча кѳзге кѳннәр
Миңа үз илһамын бүләк итәләр.
 
Сез беләсезме…
Кайбер вакыт бу кѳздә
Рәхәтлек… һәм, күз алдына китерегез,
шатлык
Бу тантаналы шундый тынычлыктан
Чәчәкләр һәм чагыштыргысыз
татлылык.
 
Ләкин торналар чѳе, очып,
Алып китәләр үзләре белән хыялларны;
Иң яхшыны хәзер искә алып,
Оныта алмыйм газиз булган миңа
чырайларны…
 
Сез беләсезме…
Шушы октябрь кѳзе
Атылып килеп керде киң ачылган
ишектән,
Үз яратуы турында сѳйли башлады,
Нишләргә хәзер миңа?