ЯРАТУ
Әле аныӊ эчендə ялкынга су əйлəнə,
Әле алтынга күчə корыч.
Ул нурлы ай гөле кебек
Һəм саф назлы караш кебек.
Кабул итсəӊ аны – ул судан гѳлчəчəге чəе кебек.
Күз тѳшерсəӊ – ул хəнҗəр.
Ыргытсаӊ – оча уктай,
Ә җавап бирсəӊ аныӊ белəн – шулай күзлəр кѳчле яналар.
Ул үзе акыл белəн хаким итми,
Лəкин уйда акыл булып оча.
Ят аӊа аҗдаһа каралыгы,
Лəкин йѳрəккə аҗдаһа булып керер,
Ул елан агуы кебек.
Һəм акыл җавап бирə алмый,
Җəһəннəм ме ул, җəннəт ме,
Шунлыктан аӊарда ал тѳсле ялкын,
Һəм аӊарда – чəчəкле бакча.
Кар белəн сугарылган, ул яшел
Һəм ак, җылыдан, ясмин гөле сыман.
Кызыл аныӊ сызлаулы ярасы алсу анар сыман.
Аныӊ жəйге һəм кышкы бакчасында аталар
Ут тѳсле, шатлыклы һəм ак чəчəклəр,
Һəм шушы чəчəклəрдə сер булып кала
Кояшлы əһəӊле уӊайы.
Кем күрде ничек күӊелдə аталар андый чəчəклəр?
Кем күрде ничек андый чəчəклəр дѳньяга кояш бүлəк иткəнен?