ТѲШКӘ ОХШАШ МӘХӘББӘТ
Мин елгага күзлəреӊə кебек карыйм,
Сине югалтудан мин куркам.
Телəмим мин төшкə генə кергəнеӊне
Караӊгы тау куышы сыман өндəге язмышым.
Мин яратам сине, чынлап яратам!
Син минем урман кояшым.
Борчылудан һəм каралыктан бер-беребезне коткарыйк
Һəм зур мəдəниятле кечкенə илгə тизрəк барыйк.
Төшкə охшаш мəхəббəт,
Тылсымлы икəн əкият.
Синеӊ, җаным, тылсымлы тавышыӊ
Йөрəгемне җылыта кышын
Төшкə охшаш мəхəббəт
Бəхетле итəр микəн мине?
Лəкин төш булуга карамастан
Ул урап узмасын иде.
Һəр якта чəчəклек, урман кырлары,
Агачлар яшеллəнə урманда,
Күбəлəклəр чəчəклəргə куналар,
Кошлар сузалар назлы җырларын.
Шулай төштə генə була күӊелдə,
Лəкин мəхəббəтем əле өнемдə.
Алыштырмаска иде безгə мəхəббəтне аерылуга.
Күзлəреӊə кебек карыйм суга.
Сине югалтудан мин куркам.
Төшкə охшаш мəхəббəт,
Тылсымлы икəн əкият.
Синеӊ, җаным, тылсымлы тавышыӊ
Йөрəгемне җылыта кышын
Төшкə охшаш мəхəббəт
Бəхетле итəр микəн мине?
Лəкин төш булуга карамастан
Ул урап узмасын иде.