СЕЗГӘ, ДУСКАЕМ, ӘЙТЕР СҮЗЕМ БАР

#хат
СЕЗГӘ, ДУСКАЕМ, ӘЙТЕР СҮЗЕМ БАР
Сагынган вакытларда
Күз яшьләрем тама яӊгырдай.
Күзләремнән аӊлагыз, дускаем, йөрәгемне –
Күзләрем әйтер барысын.
Йөрәк ярасына вакыт дәва диләр,
Юк дәвалар йөрәк ярасына.
Алар мәхәббәт белән, вакыт үткән саен,
Тирәнәя генә баралар.
Менә тагын Сезгә, дускаем, язам инде.
Яратам, бик яратам диеп әйтер өчен.
Ярдәм эзләп өзгәләнгән күӊел
Һич ышанмый Сездән башкага….
Бирмәгез, зинһар, мине беркемгә дә,
Бирмәгез хәтта үлемгә.
Саф назлар белән
Йөрәгезгә мине бәйләгез.
Сез, дускаем, диеп тибә йөрәгем.
Урын юк анда башкаларга.
Кадерлем, мин яратам, бик яратам Сезне!
Миӊа Сез генә кирәк.


