СИҢА ӘЙТЕР СҮЗЕМ БАР
Сагынган вакытларда
Күз яшьләрем тама яңгырдай.
Күзләремнән аңла йѳрәгемне –
Күзләрем әйтер барысын.
Йѳрәк ярасына вакыт дәва диләр,
Йѳрәк ярасына юк шул дәвалар,
Вакыт үткән саен мәхәббәт белән алар
Тирәнәя генә баралар!
Менә тагын сиңа киләм инде.
Яратам, бик яратам диеп дәшәргә
Ярдәм эзләп ѳзгәләнгән күңел
Һич ышанмый синнән башкага…
Бирмә, зинһар, мине беркемгә дә,
Бирмә хәтта үлемгә.
Кайнар назларың белән
Бәйлә мине йѳрәгеңә.
Син диеп тибә минем йѳрәк.
Мин яратам, бик яратам сине, кадерлем!
Миңа бары син генә кирәк,
Урын юк анда башкага…