МКЧ октябрь 2017 - 1 тур

Муса Джалиль
 
Яулык (Платок)
 
Аерылганда миңа йөрәк дустым
Бүләк итте ефәк яулыгын;
Мин ярама яптым ул яулыкны
Басар өчен агышын канымның.
 
Кан табыннан куе кызыл төстә
Яулык минем йөрәк турында,
Сөйли миңа аның җылы назы
Хәм ялкынлы сөюе турында.
 
Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,
Батырларча алга атладым.
Яулык шаһит: сине һәм илемне
Йөрәк каным белән сакладым.
1942
 
__________________________________
 
Я люблю тебя = Мин сине яратам (по-татарски)
 
 
Подстрочник
 
Прощаясь, подруга сердца
Подарила мне шёлковый платок;
Был ранен и рану им прикрыл,
Чтоб кровь остановить.
 
Тёмно-красный от крови
Платок возле моего сердца.
Его тепло нежно говорит мне
О пламенной любви.
 
Я не уклонился ни от одного боя,
Героически шёл вперед.
Платок свидетель: тебя и родину
Кровью сердца сберёг.